news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районыннан тыл хезмәтчәне Әхәт Хәбибуллин 95 яшьлеген бәйрәм итә

Татарстанның Лениногорск районыннан тыл хезмәтчәне Әхәт Хәбибуллин 21 ноябрьдә 95 яшен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әхәт Сәрвәретдин улы Чирмешән районының Лашман авылында туган. Бөек Ватан сугышы вакытында мәктәптә укый. Хезмәт эшчәнлеге сугышның авыр елларында, яшүсмер чагында фронт һәм ил файдасына эшләгәндә башлана. Тыныч вакытта инкубатор станциясендә хезмәт куя», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

1955 елда Әхәт Сәрвәретдин улы сыйныфташы Фәния Хәким кызына өйләнә. Никахта биш бала туа. 1967 елда Хәбибуллиннар гаиләсе Лениногорскига күчеп килә, чөнки Әхәт Хәбибуллин төзелә торган кошчылык фабрикасына күчерелә. Анда ул баш инженер булып эшли. Соңрак «Октябрьский» совхозы белән җитәкчелек итә.

Фидакарь хезмәте өчен ул хезмәт ветераны исеменә лаек булды, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Хәзерге вакытта Әхәт Сәрвәретдин улының балалары, оныклары һәм оныкчыклары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot