news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында «Яңа ел бизәкләре» бәйгесе игълан ителде

Лениногорск районында «Яңа ел бизәкләре» бәйгесе  игълан ителде

Лениногорск муниципаль районында «Яңа ел бизәкләре» смотр-конкурсы игълан ителде. Анда предприятие-оешмалар, мәгариф оешмалары, сәүдә нокталары, авыл җирлекләре катнаша ала

Иң яхшы бәйрәм бизәлешенә смотр-конкурс берничә номинация буенча үткәрелә. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылачак. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Конкурста катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Ул нигезләмә нигезендә 2022 елның 1 декабреннән 16 декабренә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кутузов урамы, 1нче йортта (администрациядә) кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 5-13-80.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100