news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында Махсус хәрби операция волонтерларының яңа филиалы ачылды

Лениногорск районының Иске Шөгер авылында «Сөю һәм догалар белән» дигән волонтерлар төркеменең яңа ноктасы барлыкка килде – монда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрә башладылар. Утыздан артык оста хатын беренче челтәрне үрү эшенә кереште инде.

Ильмира Гәрәева тәкьдим иткән фото

Филиал җирле халыкның үтенече буенча һәм авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова ярдәме белән ачылды. Башлангыч төркем карарын гади генә аңлата: хәзерге вакытта фронт сызыгында Иске Шөгердән дүрт сугышчы хезмәт итә, һәм авылдашлар үз улларын якларга тели.

«Бик аяныч, без өч якташыбызны югалттык, – ди Лилия Шиһапова. – Сугышчан бурычларны үтәү вакытында Ринат Бикмурзин, Марат Гафуров һәм Зөлфәт Габдуллин һәлак булдылар. Без егетләребез белән горурланабыз, алар безнең каһарманнарыбыз. Ринат Батырлык ордены белән, Зөлфәт Георгий Жуков медале, «Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнде».

Эшләү өчен аларга авыл клубында киң зал бүлеп бирелде. Волонтерлар яңа челтәрнең нинди булырга тиешлеген алдан беләләр: ул коңгырт төстә, чөнки кыш көне пычрак һәм ләм өстенлек иткән Украина ландшафтына төгәл туры килергә тиеш. Иске Шөгердәге филиал гомуми бүлекчәләр челтәрендә тугызынчы булды.

Тәҗрибә уртаклашу өчен бирегә «Сөю һәм догалар белән» штабы җитәкчесе Элмира Уламасова килде. Ул волонтерлар командасының бик тиз үсүен ассызыклый. Көн саен Промышленная, 9 адресы буенча урнашкан төп штабка олы яшьтәге хатын-кызлар килә. Аларны авырулар да, бинадагы салкын да туктатмый – алар чираттагы гуманитар йөк белән фронтка яңа камуфляж тукымалар җибәрү өчен изге эшне тизрәк башкарырга ашыгалар.

Мондый челтәрләрдән сугышчылар позицияләр, блиндажлар, техника өчен яшерен урыннар ясыйлар һәм хәтта танклар, бронетранспортерлар үтә торган чокырларны (траншеяләрне) да маскировкалыйлар.

Эш җиңелләрдән түгел: кулларны авыртып, баштан югары тотарга туры килгәнлектән оеп китә. Аскы ярусларны идәндә тезләнеп торып бәйләп бетерергә туры килә. Күп кенә оста хатыннарга 60–70 яшь булуын исәпкә алсак, мондый хезмәт – тылның чын батырлыгы.

2023 елдан штаб фронтка 80 маскировка челтәре җибәргән. Иске Шөгер авылында эшләнгән беренче челтәр 4х12 метр зурлыкта булачак – танк яки орудиены ябу өчен мондый тукыма җитәрлек. «Эш башланганнан бирле штаб 78 гуманитар йөк машинасы җибәрде, алар бөтен кирәкле әйберләр белән тулган», - дип өсти штаб җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot