Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск районында Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылды
25 ноябрьдә Татарстан Республикасы Лениногорск районының Тимәш авылында Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылды. Биредә, әтисенең ватанында, ул гомеренең соңгы елларын үткәргән.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул тантаналы чарага җыелган кунакларны, Лениногорск районының Тимәш авылы халкын һ.б. әлеге истәлекле көн белән котлады, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
- Габдерәхим 1754 елда хәзерге Чирмешән районы Утыз Имән авылында ярлы игенче гаиләсендә туган. Ул – әдәбиятыбыз тарихында иң беренче мәгърифәтче шагыйрь. Аның ун поэмасы барлыгы мәгълүм. Утыз Имәни татар текстологиясе фәненә нигез салучы булып та санала. 1824 елда ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының унга якын кулъязмасын үзара чагыштырып чыккан, әсәрнең фәнни чагыштырма текстын барлыкка китергән.
- Башта Габдерәхим Утыз Имәни үзе өйрәнә торган гарәпчә китаплардагы авыр аңлаешлы сүзләргә, дини терминнарга аңлатмалар язу, аларны татарчага тәрҗемә итү, гарәпчә-фарсыча сүзлекләр төзү белән шөгыльләнгән. Ә соңга таба ислам диненең гамәли һәм теоретик мәсьәләләре хакында гыйльми трактатлар да яза башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз