news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында быел Россиядә беренчеләрдән булып яңа ФАП ачыла

Бүген Лениногорск районы Тимәш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә министр Марат Садыйков республикадагы бу яңа ФАП, Россиядә быел "Сәламәтлек" илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча сафка бастырылган беренче оешма булуын искәртте.

Тимәштә ФАП иске медпункт бинасы урынында төзелгән. Мәйданы 78 квадрат метрдан артык объектның бәясе 8 млн сумнан артык.

Яңа пунктка заманча медицина җиһазлары, кирәкле медицина эшләнмәләре кайтарылган, интернет үткәрелгән, территориясе ямьләндерелгән.

ФАП табибы 793 кешенең сәламәтлеген кайгыртачак.

2022 елда республикада бу программа буенча яңа 29 ФАП төзү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100