news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында беренче тапкыр атлар йөреше булды

Лениногорск районында беренче тапкыр атлар йөреше булды
Фото: http://zamansulyshy.ru/

12 июньдә – Россия көнендә Лениногорск районында беренче тапкыр атлар йөреше үтте. Әлеге йөрешне «Алмакай» ат утары оештырды. 30дан артык җайдак үзләренең атлары белән 70 километр дистанция узды. Җайдаклар арасында лениногорскилылардан тыш, Бөгелмә, Казан, Азнакай, Тукай, Кукмара, Әлмәт районнарыннан да бар иде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Атлар иртәнге сәгать 7.00дә Югары Каран авылында урнашкан «Алмакай» ат утарыннан чыгып китте. Беренче тукталыш Зәй-Каратай авылында булды. Монда аларны матур итеп, җырлар-көйләр белән каршы алдылар, атларга яулыклар, сөлгеләр бәйләттеләр.

Атның хуҗаларын тәмле чәй, өчпочмак белән сыйладылар, концерт тәкъдим иттеләр. Атлар авыл мәдәният йорты янындагы күләгәле урында ял итте.

«Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин әйтүенчә, бүген атлар белән дүрт авыл аша узачаклар.

«Ни өчен беренче тукталыш Зәй-Каратайны сайладык? Чөнки биредә 100 ел элек 2 мең баш ат тоткан кешеләр яшәгән, атаклы ат хуҗалары булган монда. Безне бик матур итеп каршы алдылар. Зәй-Каратайга рәхмәт. Дус, бердәм булып яшиләр. Әлеге йөрешне без «Татнефть»нең 75 еллыгына, «Лениногорскнефть» идарәсенең 80 еллыгына багышладык. Ат спортын өлеш кертүгә аларга зур рәхмәт», - ди Фәрид абый.

«Бүгенге атлар арасында татар токымлы атларның да катнашуы шатлыклы күренеш. Димәк, традицияләр онытылмый. Россия көнендә шундый атлар йөреше уздырылу – зур вакыйга. Фәрид абый бар көчен куеп, атларны үрчетү белән шөгыльләнә. Барыгызны да бәйрәм белән, ә атлар һәм аларның җайдакларына исән-сау дистанцияне үтеп, финишка килеп җитәргә булсын», - диде Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов.

Икенче тукталыш – Әлмәтнең Абдрахман авылында була. Өченчесе – Бөгелмә районында, Карабашта. Кич белән финиш «Алмакай» ат утарында була.

news_right_1
news_right_2
news_bot