Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск районы Зеленая Роща авылы мәчетендә өмә булган
Лениногорск районы Зеленая Роща авылы мәчетендә соңгы елларда уңай якка үзгәрешләр булды һәм алар әле дә дәвам итә. Биредә авыл халкы өмәгә җыелган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Зеленая Роща тарихында авылда мәчет 1993 елда төзелгән дип язылган. Ак таштан матур итеп салынган мәчет эшләп килә. Бәлки, тиз арада Аллаһ йортына мулла да билгеләнер. Мәчеткә тавышны көчәйтү өчен яңа микрофон кайтартылган.
«Хәзер җомга көннәрендә генә түгел, көн саен азан тавышы бөтен авылга ишетелерлек итеп яңгырый», - ди китапханәче Әлфия Хафизова.
Мәчет тәрәзәләрендә матур, яңа пәрдәләр эленгән. Игелекле хәйриячеләр ярдәмендә булдырылган. Шушы көннәрдә исә Башкортстан якларыннан җиде агач өстәл һәм 14 агач эскәмия кайтартылган. Мәчеттә Корбан ашлары үтеп тора, шунлыктан аларга бу җиһазлар кирәк иде. Моңарчы иске парталар, иске өстәлләр куллансалар, хәзер өр-яңалар.
Өстәлләрне һәм эскәмияләрне лак белән буяу өчен авыл уңганнары өмәгә җыелган. Монда мәчеткә йөрүче апалар да, мәдәният йорты-китапханә хезмәткәрләре дә, авыл эшләренә битарафлык күрсәтмәүчеләр дә катнашкан. Буяу эшләрен мәчетнең тышкы ягында, урамда башкарганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз