news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы Сугышлы авылында Сабантуйга сөлге һәм бүләкләр җыйдылар

Лениногорск районы Сугышлы авылында Сабантуйга сөлге һәм бүләкләр җыйдылар
Фото: http://zamansulyshy.ru/

Сабантуйга сөлге һәм бүләкләр җыюны быел иң беренчеләрдән булып, Лениногорскиның Яңа Иштирәк һәм Мичурин авыллары башлап җибәрде. Аннары Сугышлы авылы урамнарында да бию-җырлар белән Сөрән суктылар. Әлеге йола икенче төрле шулай дип тә атала. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Авыл халкының күңелләре иркен. Мул итеп бүләкләр бирәләр, акчалата да ярдәм итәләр. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, ди халкыбыз.

Узган елларда Сугышлыда сөлге җыюны мотоблокны бизәп, шуның белән авыл урамнарын әйләнсәләр, быел техника яхшырган. Җиңел машинага прицеп тагып, шушы прицепны бизәп куйганнар мәдәният йорты хезмәткәрләре. Кыңгыраулар таккан, җигелгән ат булмаса да, җаен тапканнар.

Әлбәттә, сөлге җыю булгач, килен сөлгесе бу йолада төп урынны алып тора. Быел Сугышлыда бер генә килен сөлгесе колгага бәйләнгән. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егет өйләнгән булган, ул хәзер дә яу кырында.

Сугышлы авылы халкы сөлге җыючыларны урамнарда самавырлар кайнатып, коймаклар пешереп көтеп алган.

Искәртик: 8 июньдә район авылларында Сабантуйлар гөрләячәк. Авыл җирлекләре Сабантуйны быел да матур итеп, истә калырлык итеп уздырырга тырышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot