Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск районы Сугышлы авылы мәдәният йортында ялга кайткан хәрбиләр белән очраштылар
![Лениногорск районы Сугышлы авылы мәдәният йортында ялга кайткан хәрбиләр белән очраштылар](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/6/ca65ab5a6097d9dac01306adfb32c8fe.jpeg)
Лениногорскиның Сугышлы авылында махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән җылы атмосферада, чәй табыны артында очрашу узды. Анда хәрбиләрне бәлеш белән сыйладылар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Якташларын очрашуга авыл башлыгы Альбина Зиатдинова чакырган. Бергәләп ил-көн хәлләрен, авыл яңалыкларын сөйләшеп утырдылар. Хәрбиләр солдат тормышы турында сөйләде. Әлбәттә, бөтен серне ачып бетермиләр, күңел түрләрендәге иң авыр вакытлар сер булып кала.
«Хәзер барлык авырлыкларга да ияләштек», - диде «Ленин» кушаматлы хәрби. Ул 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнгән, кыска вакытлы ялга өченче мәртәбә кайтуы. Туган ягында, өйдә аның кайтуын зарыгып 10 яшьлек улы Нияз, хатыны Әлфинур, әнисе, якыннары, туганнары, дуслары көтә. Тиздән аларның гаиләсе ишәячәк, сентябрь аенда кызлары туарга тиеш.
Хәрби бүгенге көндә рядовой укчы булып хезмәт итә, шулай ук танкка каршы ракета комплексының оператор ярдәмчесе дә.
Хатыны Әлфинурга башка тормышка яраклашырга туры килгән. Барлык эш үзенә калган. «Башта җайсыз булды, хатын-кыз башкара алмый торган эшләргә ир-ат кулы кирәк, хәзер аларына да үзем өйрәндем», - ди ул. Хәзер ул ире өчен ут йотып, исән-сау кайтуын теләп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз