Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск районы Шөгер авылы паркында 75 төп алмагач утырттылар
Лениногорск районы Шөгер авылының «Юность» паркында 75 төп алмагач агачы утырттылар. Берничә елдан соң әлеге агачлар матур булып үсеп, «Татнефть» җәмгыятенең 75 еллыгы уңаеннан утыртылган икәнлеген искә төшереп, ямь биреп утырыр. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Паркка агач утыртырга Шөгер авылы халкы дәррәү булып килгән иде. Араларында нефтьчеләр, актив авыл халкы, яшьләр һәм мәктәп укучылары бар. Алар нефть тарихының елъязмасы Шөгер җирлегендә башлануы белән горурланып, үзләреннән соң да киләчәк буынга матур игелекле гамәлләре белән истә калырга тырыша.
Шушы авылда туып-үскән һәм шунда яшәүче, бүгенге көндә «Лениногорскнефть» идарәсенең 1нче ЦКПиН цехында ООУ операторы булып эшләүче Марат Биктаһиров та нәкъ шундый максатлар белән «Татнефть» җәмгыятенең «75 ел игелек тудырабыз» – «75 лет создаем добро» социаль проектында катнашкан һәм аның проекты җиңүчеләр исемлегенә кергән.
«Авылдашыбыз Марат Биктаһиров «Татнефть»нең 75 еллыгы уңаеннан булдырылган социаль проектта катнашу идеясе белән чыкты. Без проектның шартлары белән танышып чыккач, катнашырга булдык. Быел – әһәмиятле даталар елы бит: «Татнефть»кә – 75 ел, «Лениногорскнефть» идарәсенә – 80 ел. Әлбәттә, бу даталарда Шөгер авылының тоткан роле зур. Шөгер – Татарстан нефте бишеге. Шушы проектның эзе Шөгер җирлегендә истәлек булып калсын, дидек. Менә бүген проектны тормышка ашырабыз, 75 төп алмагач утыртабыз», - дип сөйләде Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин.
Проект җиңүчесе Марат Биктагиров хезмәттәшләре белән үзе дә агач утыртуда катнашты. Аның фикеренчә, туган җиреңдә үзеңнән соң матур эшләр, игелекле гамәлләр калдырырга кирәк.
«Әлеге агач язын шау ак чәчәктә була. Матурлыгы белән сокландырсын, дидек. Үсентеләрне Югары Мактамадан алдык. Җәй көне үк алар белән сөйләшеп, утырту вакытын билгеләп куйган идек. Соң өлгерешле сортлар һәм уртача өлгерешле сорт алмагачлары утыртылды бүген. Агач утыртучыларның һәрберсенә рәхмәт сүзләре җиткерәм. «Татнефть»нең шундый әһәмиятле социаль грантлары теләк-тәкъдимнәрне тормышка ашырырга ярдәм итә», - ди авыл башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз