Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск районы механизаторы «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында икенче урын алды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Конкурста катнашучылар 9 номинация буенча ярыштылар.
Әлеге конкурста безнең районнан ике белгеч – ике яшь хезмәткәр катнашты.
«Август-Лениногорск» агрофирмасыннан «Ялтау» сөтчелек комплексында ветеринар табиб булып эшләүче Назар Ефаров «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә III урын алуы турында сайтыбызга язган идек.
Конкурсның «Иң яхшы механизатор» номинациясендә «Маркс» хуҗалыгы механизаторы Альмир Вәлирахмановның икенче урын алуы билгеле булды.
Альмир мондый конкурста берничә ел элек катнашкан иде, шулай ук призлы урын алды. Ул кече яшьтән үк авылны яратып, хезмәт белән үскән.
Тумышы белән Түбән Чыршылы авылыннан. Башта «Спартак» агрофирмасында эшләде. Бүгенге көндә «Маркс» хуҗалыгында көч куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз