news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы кырларыннан рекордлы уңыш алынган

Лениногорск районы кырларыннан рекордлы уңыш алынган
"Заман сулышы"

«Август - Лениногорск» агрофирмасы хезмәтчәннәре көзге бодайны урып-җыюны тәмамлап килә, урып-җыю йомгаклары буенча, агрофирманың сигез кыры 1 гектарыннан 60 центнердан да күбрәк бөртек җыеп алганнар. Хуҗалыкта көзге бодайның үзләрендә җитештерелгән «Скипетр» сортлы орлык чәчелгән була.

Иске Шөгер авылы янындагы кыр рекорд куйган, анда кара җирдән бодайның уңышы бер гектардан 88,5 центнер тәшкил итте. Бу Лениногорск районы тарихында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бу турыда «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

«Монда су җитешле күләмдә булган участок. Янәшәдә генә Шушма елгасы, кыр тигезлектә урнашкан, уңдырышлы катламы юылмый. Туфракта югары күләмдә гумус бар – ул 7 проценттан да күбрәк, туфрак үсемлекләр үсү өчен уңайлы. Периметр буенча агачлар утыртылган, кыш дәвамында яуган кар җыелып барды һәм нәтиҗәдә кар эреп, өстәмә дым белән тәэмин итте», - дип сөйләде «Август-Лениногорск» җәмгыятенең баш агрономы Илнур Садыйков.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot