news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы Куакбаш авылында шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашу-концерт булды

Лениногорск районы Куакбаш авылында шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашу-концерт булды
Фото: http://zamansulyshy.ru/

Лениногорск районы Куакбаш авылы мәдәният йортында шагыйрь, блогер, волонтер, махсус хәрби операция зонасына бик күп тапкырлар гуманитар ярдәм белән барып кайткан Рүзәл Минһаҗев һәм аның иҗат төркеме «Егет без» дип исемләнгән концерты узды. Бу хакта «Заман сулышы» Куакбаш мәдәният йортының социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Концерт барышында татар халык җырлары, авторның танылган шигырьләре яңгырады. Шулай ук Куакбаш авылы композиторы Мансур Хәсәнов та патриотик темага үзе язган җырларын башкарды.

Кичәдә, әлбәттә, төп тема махсус хәрби операция зонасы иде. Әлеге ямьле, онытылмас концертны авылдашларына бүләк итүче, концертның инициаторы – махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәүче Муса. Ул үзе дә биредә катнашты. Туып-үскән авылы халкы өчен шундый бүләк ясады.

Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук Рүзәл Минһаҗев һәм Муса Бегҗановка үз иленең патриот уллары булулары өчен, батырлыклары һәм актив рәвештә иҗтимагый тормышта катнашулары өчен истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot