Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск районы башлыгы үзе катнашындагы тикшерү эшләренә аңлатма бирде
Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов ул шикләнелүче буларак каралган җинаять эшенә аңлатма бирде.
Аның сүзләренчә, хокук сакчылары ул Әлмәт районы башкарма комитетында эшләгән вакытта ук балалар бакчасы бинасын муниципаль милеккә сатып алынуның законнарга туры килүен тикшерә. Бу турыда ул үзенең Телеграм-каналында язган.
«Тикшерү органнары бу эшнең бөтен аспектларын да ачыклап бетерер һәм дөрес карар кабул итәр дип ышанам. Барысын да ачыклау өчен профессиональ кешеләр эшли», – дигән Гыйрфанов.
Аның сүзләренчә, бу көннәрдә аның оператив бурычлары күп һәм эше тукталып тормый. Хәзер районда зур төзелеше һәм юл эшләр башкарыла, җылылык сезонына әзерләнү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз