news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы башлыгы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булды

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең тәмамланып килүче «Үзебезнекеләр турында кайгырту» проекты кысаларында Лениногорск районы башлыгы һәм җирле партия бүлеге секретаре Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре янына барды.

Акциягә партиянең җирле бүлеге башкарма секретаре вазифаларын башкаручы Гүзәл Ганиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова, шәһәр Советы депутаты Рамил Әсәдуллин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов кушылды. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түрәләр башта өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган Илшат һәм Руслан Вәлиевлар гаиләләрендә булды. Илшат белән хатыны Регинаның ике баласы — Илназ һәм Эвелина, Руслан Вәлиевнең ике кызы бар. Ике гаилә дә Куакбаш авылында яши. Куакбаш авыл җирлеге Советында партиянең депутатлар төркеме җитәкчесе Рушания Әхмәтҗанова да авылдашлары янына килде.

Муниципалитет башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең якыннары белән аралашты, аларның ихтыяҗлары белән кызыксынды.

Шул ук көнне Андрей Королевның гаиләсе белән очрашу булды, ул агымдагы елның гыйнварыннан махсус операция зонасында контракт буенча хәрби хезмәт үтә. Гаиләдә алты бала, иң кечесенә – өч ай. Хөсәенов гаиләнең барлык теләкләрен һәм үтенечләрен шәхси контрольгә алган.

Активистлар хәрбиләрнең балаларына мәктәп кирәк-яраклары, өстәл уеннары, шулай ук хәрбиләрнең хатыннарына азык-төлек җыелмалары тапшырды.

«Үзебезнекеләр турында кайгырту» акциясе Татарстанның барлык районнарында 28 августтан 6 сентябрьгә кадәр узды. VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булды, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйләде, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклады. Партиянең җирле бүлекчәләре һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары балаларга татлы бүләкләр, уенчыклар һәм уку кирәк-яраклары тапшырды.

1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарга 1,7 млн сумга кадәр акча бирелә. Түләүләр күләме арту РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек 195 мең иде) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә кагыла.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100