news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы башлыгы: Контракт буенча хезмәт белән һәр көн кызыксыналар

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сүзләренчә, һәр көнне 5-6 кеше контракт буенча хәрби хезмәт белән кызыксынуын әйтте. Бу хакта ул «Все свои» телемарафонында әйтте.

«Үзәк хәрби комиссариатта контракт буенча хезмәткә алу пункты урнашкан, алар иртәдән кичкә кадәр эшли. Шулай ук өстәмә штаблар, бүлекләр эшли. Пенсия фондында, күпфункцияле үзәкләрдә мәгълүмат бар. Шәһәрдә адреслар күрсәтелгән баннерлар эленгән. Көненә 5-6 кеше килә, контракт буенча хезмәт белән кызыксына. Күрше районнардан да киләләр, без дә барабыз. Эш тәртибе белән танышабыз», - дип сөйләде ул.

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм турында да әйтте.

«Солдатлар, офицерлар илне саклый, алар гаиләләренә ярдәм күрсәтелүне белеп торырга тиеш. Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә законнар кабул ителде, без муниципаль дәрәҗәдә карарлар кабул иттек», - диде ул. Мәсәлән, яңа туган балалар комплектларын бирәбез, 1-11 сыйныф укучыларын, көндезге бүлектә укучы студентларны кайнар ризык белән тәэмин итәбез. Балаларга түләүсез өстәмә белем бирү каралган», - диде ул.

Район башлыгы олы кешеләр һәм инвалидлар булган гаиләләргә түләүсез хезмәт күрсәтелүне искәртте. Гаиләләргә газ үткәрү, документ рәсмиләштерү, ремонт эшләре, малларны ризык белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр буенча да ярдәм күрсәтелүен әйтте.

Ул өч тапкыр махсус хәрби операция зонасында булуын әйтте. «Анда барачагымны белгәч, мәктәптә акцияләр узды, балалар хатлар язды. Баргач та, хәрбиләр: «Сез хатлар алып килдегезме?» - диләр. Алар хатларны саклыйлар. Егетләр белән горурланам. Без Татарстан һәм Россия флагларын алып барабыз, алар бөтен җирдә күренә», - диде ул.

Исегезгә төшереп узабыз: Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акциясе башланды.

Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгыраячак.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100