news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы атлары «Башкорт аты» фестивалендә катнашырга китте

Лениногорск районы атлары «Башкорт аты» фестивалендә катнашырга китте
Фото: Розалия Мостафина/https://zamansulyshy.ru/

6 сентябрьдә Башкортстан Республикасының Баймак районында Граф күле янында IV «Башкорт аты» фестивале була. Анда Лениногорск районы Югары Каран авылы атлары да катнашачак. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

«Безнең ат утарыннан 11 егет һәм 11 татар токымлы ат юлга кузгалды», — дип хәбәр итте «Алмакай» ат утарына нигез салучы Фәрит Нәбиуллин.

Безнең атлар һәм аларның җайдаклары «Күк бүре», «Аударыш», «Тәңкә алу» уеннарында һәм уктан ату кебек ярышларда катнашачак.

«Аларга хәерле юл телим, уңышлар юлдаш булсын. Үзләренең осталыкларын күрсәтсеннәр. Лениногорск районын һәм Татарстанны данлап кайтсыннар әле», —ди Фәрит Набиуллин.

«Башкорт аты» дөньяның төрле почмакларыннан уникаль башкорт атлары токымын һәм Башкортстанның милли мәдәниятен яратучыларны җыя. Кытай, Кувәйт, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Африка Республикасы, Камерун, Марокко, Замбия, Мисыр, Гана, Куба, Казахстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан вәкилләре килер дип көтелә.

Шулай ук фестивальгә Россиянең берничә төбәгеннән, Мәскәү, Татарстан Республикасы, Дагыстан, Калмыкия, Якутия һәм Тывадан да киләчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot