news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы аграр хуҗалыкларында техникаларны кышкы саклауга куюны тикшерделәр

Лениногорск районы аграр хуҗалыкларында техникаларны кышкы саклауга куюны тикшерделәр
Фото: Авыл хуҗалыгы идарәсеннән

Комиссия Лениногорск районының аграр хуҗалыклары паркларында техниканы кышкы саклауга кую буенча башкарылган эшләр белән танышып, карап чыкты. Бу хакта «Заман сулышы»нда Розалия Мостафина яза.

Конкурста катнашкан хуҗалыклар техниканы озак вакытка саклауга кую буенча эшләр башкарган, тәгәрмәчләр буялган, техникалар бер тигез иттереп тезеп куелган.

Комиссия кайбер урыннарда җитешсезлекләрне дә ачыклады. Мондый җитешсезлекләр: икмәк җыя торган комбайннарда каешларны бушату буенча башкарылмаган эшләр, агрегатларда һәм авыл хуҗалыгы машиналарында гидроцилиндрларның саклагыч составлар белән капланмавы, бункерларның яңгырдан һәм кардан ябылмаган булуы.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы әзерләнгән хуҗалыклар дип, «Союз-Агро»ның «Зеленогорский» бүлеге, «Август-Лениногорск», «Маркс» билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot