news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында балалар өчен дини укулар булды

Лениногорск районында балалар өчен дини укулар булды
Фото: "Заман сулышы" газетасы

Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылы мәчетендә балалар өчен өч көнлек дини укулар булды, алар өчен өч көнлек дини - әхлакый укулар узды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Авыл имамы Рәис Сәхапов балаларны диннең барлыкка килүе, аның тормышыбыздагы роле, әхлакый кыйммәте хакында сөйләде. Иң куандырганы шул: укучыларның бүгенге көндә аят-догалар белүләре бик шатландырды.

Әлеге укуларга бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә белем алучы, әби-бабаларына кунакка кайткан һәм Иске Иштирәк мәктәбендә укучы балалар да йөрде. Динебезгә багышланган дәресләр бары уку белән генә чикләнмәде, ә хәрәкәтле уеннар уйнарга да вакыт таптылар. Дәресләр арасында тәнәфесләр ясап балалар төрле тәм-томнардан авыз иттеләр, сыйландылар. Шулай ук «Мәдинә» мәчетенең мөәзине Әңгәм абый, мәдәният йортыннан Ринат Вәлиәхмәтов тә укучыларның ялын үткәрүгә зур игътибар бирделәр.

Авыл имамы Рәис хәзрәт балаларга намаз уку тәртипләрен аңлатты, төшендерде, үзенең вәгазьләрендә хак динебез турында сөйләп үтте.

«Мәдинә» мәчетендә мондый чаралар тәүге тапкыр үткәрелүен дә искәртеп үтәргә кирәк. Быелгы укулар өч көн үткәрелде, ә Рәис ага әйткәнчә киләчәктә бу укуларны 10 көнлек итеп үткәрү фикере дә яңгырады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot