Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск район кырларына быелгы урып-җыю вакытында 61 комбайн чыгачак
Лениногорск районы күмәк хуҗалыкларында урып-җыюга әзерлекне тикшерделәр. Атна азагында инде көзен чәчеп калдырылган игенне урып-җыюны башларга дип ниятләп торалар. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Традиция буенча урып-җыю кампаниясенә әзерлекне йомгаклап, агросәнәгать комплексы оешмалары арасында уздырылган комбайннар бәйге – парады оештырыла. Урып-җыю техникасының әзерлеген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, «Гостехнадзор» бүлеге башлыгы Илнур Галимов, «Россельхозцентр» һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә тикшерелде.
Комбайннар парады «Август-Лениногорск», «Союз-Агро», «Маркс» хуҗалыкларында үтте. Техниканың урып-җыю, азык әзерләүгә хәстәрлеге белән бергә, аларда саклык таләпләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп эшләү мөмкинлеге таләпләрен дә җитди тикшерделәр. 2025 елда 61 комбайн район кырларына чыгачак, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы - 30,1 мең гектар, майлы культуралар-18,9 мең гектар, ә 1 комбайнга йөкләнеш 803 гектар тәшкил итә.
Бәйге йомгаклары буенча иң яхшы әзерлек «Август-Лениногорск» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, аннан «Союз-Агро», ә «Маркс» – өченче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз