Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск политехника көллиятендә хәрби истәлегенә «Хәтер дивары» ачылды

Лениногорск политехника көллиятендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Раил Галимов истәлегенә «Хәтер дивары» ачылды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Дулкынландыргыч та, моңсу да булган чарада политехника көллияте коллективы, студентлар, яшь армиячеләр һәм Раилнең әнисе – Римма Николаевна һәм бертуганы Рания катнашты.
Хәтер диварында Раилнең биографиясе язылган, аның фотолары урнаштырылган, шулай ук үз кулы белән язган хат рәсеме һәм Раилнең бүләкләре дә куелган. Моннан тыш истәлек диварында көллияттә укып чыккан, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең фотолары урнаштырылган.
Хәтер стенасын ачу барышында Раилнең тормыш юлы турында сөйләнелде. Районыбызның Урдалы авылы егете Раил Галимов – автомобиль-техника эшен биш бармагыдай белүеннән тыш, хәрби командованиедә дә җаваплылык хисен тоеп, бурычларны төгәл күрсәткән, кыюлыгы, тиз хәл итә белүе белән башкаларга да үрнәк булып торган.
Ул үзе укыган уку йортында – политехника көллиятендә студентларга машина белән идарә итү буенча белем биргән, машина йөртүче-инструктор булып эшләгән. 2022 елда мобилизация буенча Украинага китә, кызганыч, яшь егетнең гомере 2024 елның 21 нче ноябрендә өзелә.
Раилнең әнисе Римма ханым улы турында истәлекләре белән бүлеште, улымның елмаюлы йөзе һәрвакыт күз алдымда тора, ди.
Директорның уку-укыту буенча урынбасары Ирина Степанова әнисе Римма Николаевнага шундый батыр, курку белмәс ул үстерүе өчен рәхмәтен белдерде, Раилнең истәлеге мәңгегә сакланыр, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз