Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы була
4 февральдә Лениногорск мөхтәсибәтендә «Татнефть» спорткомплексы территориясендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы була. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә кирәк.
Спорт чарасын Лениногорск районы мөхтәсибәте Лениногорск шәһәре администрациясе һәм «Лениногорскнефть» идарәсе теләктәшлегендә оештыра. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Ярышларны уздыруның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чаңгы спортын популярлаштыру һәм мөселман яшьләре арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту. Спортчылар чаңгыда 2 км-лы трасса буенча ярышырга тиеш булачак.
Ярышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәр мөхтәсибәтеннән 3 кеше катнаша ала. Үзең белән чаңгы комплекты һәм җылы кием алырга кирәк. Команда беренчелеген өч уенчының уртак нәтиҗәсеннән чыгып билгеләячәкләр. Ярышта профессиональ чаңгычылар катнаша алмый.
Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать тугызда Лениногорск шәһәре, Набережная урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан «Ихлас» мәчетендә башкарыла. Йөгереш иртәнге сәгать унда башлана.
Шәхси беренчелектә һәм команда йөгерешендә җиңүчеләр призлар һәм грамоталар белән бүләкләнә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз