news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск мөхтәсибәтендә «Гыйлем нуры» XIII бәйгесе узачак

29 апрельдә Лениногорск шәһәре мәдәният йортында Лениногорск мөхтәсибәте тарафыннан «Гыйлем нуры» XIII бәйгесе үткәреләчәк.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чараның төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә.

Бәйгедә катнашу өчен мәчет каршындагы курсларда белем алган мөслимәләр командалары чакырыла. Һәр командада 3 катнашучы булырга тиеш, яшь буенча чикләүләр юк. Катнашырга теләүчеләр 25 апрельгә кадәр гариза бирергә тиеш.

Бәйге сораулары Әхмәдһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» нигезендә төзелгән. Конкурс өч турдан тора, җавапларны жюри бәяләячәк.

Җиңүче төркем бүләкләр һәм грамоталар алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot