news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы оештыра

Лениногорск мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы оештыра
Фото: dumrt.ru

3 февральдә Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары өчен чаңгы ярышы уздырыла. Әлеге чара дин кардәшләр арасында дуслыкны ныгыту, мөселманнарны берләштерү, чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла. Чаңгы ярышында катнашу өчен 5 вакыт намаз укучы мөселманнар чакырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтергә кирәк, узган елгы ярыш халык арасында яратып кабул ителде. Катнашырга теләүчеләрне быел да теркәлү өчен үз чаңгылары белән Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә көтеп калалар. Ярышлар үткәрелү урыны – «Татнефть» спорткомплексы территориясендә (Школьная ур., 5). Теркәлү – 08:00 сәгатьтә, ярышлар 09.00 сәгатьтә башлана.

Һәр мөхтәсибәттән өч кеше катнаша ала. Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси беренчелектә һәм җиңү яулаучы командаларга кыйммәтле бүләкләр, грамоталар тапшыру көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot