Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск махсус хәрби операциягә Яңа ел күчтәнәчләре һәм техника җибәрде

Лениногорскидан махсус хәрби операциягә җибәрү өчен гуманитар ярдәм тапшырылды. Хәрбиләр Яңа ел күчтәнәчләре алды, ел ахырында Татарстаннан, Лениногорскидан гуманитар йөк алгы сызыкка барып иреште. 430нчы полкка һәм башка частьларга гуманитар ярдәм озатылды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
«Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе секретаре Игорь Храмов, Татарстан чик сакчылары берлегенең Лениногорск җитәкчесе урынбасары, «Арго» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Әсәдуллин һәм Лениногорск районының элеккеге башлыгы, хәзерге көндә – Татарстан Дәүләт Советында икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов гуманитар ярдәмне илтеп җиткерүне үз өсләренә алды..
Алгы сызыкка берничә тонна гуманитар ярдәм белән квадроцикл һәм яңа УАЗ санитар машинасы алып бардылар. Түбә ремонтлау өчен 10 куб материал, 40 куб фасадны җылытучы материал, электр-бензин эш кораллары, техник чаралар, газ баллоннары, автомобильләргә запчастьлар дә илттеләр. Моннан тыш блиндаж шәмнәре, маскировкалау челтәре, дронга каршы пәрдә – алгы сызык өчен бик кирәкле әйберләр, аларны да алып бардылар.
Алда салкын көннәр, шунлыктан солдатларга җылы киемнәр, киез итекләр дә куйганнар. Матраслар да бар. Әлбәттә, уңган апаларның куллары белән ясалган тәм-томнар, ризыклар да китте. Донбасс балалары өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә таратырга дип, Яңа ел бүләкләре дә куелды.
«Лисичанскига «ашыгыч ярдәм» машинасын илттек. Шулай ук медикаментлар, гигиена чаралары да тапшырдык. Медицина учреждениеләре өчен кирәкле әйберләр турында онытмыйбыз», - ди Игорь Храмов.
Балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары язган җылы эчтәлекле хатлар да гуманитар йөктә аерым әһәмияткә ия иде.
Гуманитар йөкне җыюда шәһәр һәм район халкы, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, предприятие-оешма җитәкчеләре, меценатлар, Татарстан Чик сакчылары берлеге, медицина һәм белем бирү учреждениеләре, шулай ук волонтер төркемнәр – «СВОих не бросаем», «Вместе мы - сила» (Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты волонтерлары) һәм волонтерлар коллективлары - «Мы Vместе Zа наших» һәм башкалар ярдәм итте, булышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз