news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск малайлары Коръән укучылар бәйгесендә призлы урыннар алды

Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчетендә малайлар арасында Коръән уку буенча бәйге узды. Бу хакта мөхтәсибәт Телеграм каналда хәбәр итә.

Чарада Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарыннан балалар катнашты, шулай ук Башкортостан Республикасының Белорецк шәһәреннән дә килгәннәр.

Катнашучыларның гомуми саны 50дән артып киткән. Катнашучылардан Коръән уку Ятлау (хифз), дөрес уку (таҗвид) һәм матур башкару (тиләват) буенча бәяләнгән. «Ярты җүз» номинациясендә беренче урынны Лениногорскидан Кәрим Раупов алды. «28 җүз» номинациясендә беренче урынны Лениногорскидан Галеев Әмирхан алды. 3 урында - Додарбеков Абдулло.

Кызыксындыру призына Лениногорскидан Вәлиев Әмир лаек булды. Бәйгедә иң кечкенә катнашучы 5 яшьлек Абдулла Азнакайдан килгән булган. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга сертификатлар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot