news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды

Лениногорск мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды
Лениногорск районы матбугат хезмәте

Лениногорск шәһәренең 6нчы гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Герое, өлкән лейтенант Дамир Исламовка (аңа бүген 26 яшь тулган булыр иде) бюст ачылды. Бу хакта Лениногорск районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дамир Исламовның бюсты Казан танк училищесы заказы буенча әзерләнгән – офицер әлеге уку йортын тәмамлаган. Мәктәп территориясендә бюст кую турындагы карарны җәмәгать эшлеклеләре һәм муниципалитет депутатлары кабул иткән.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов чарага җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиянең Кораллы көчләре, зур сугыш куркынычын кисәтеп һәм Донбасста яшәүчеләрне яклап, игелекле миссия башкара. Чара ахырында анда катнашучылар Герой бюстына чәчәкләр куйды. Аны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot