news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск Мәшгульлек үзәге һөнәри әзерлек буенча укулар уздырды

2018 елда Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 150 кеше 27 белгечлек буенча укулар узды.

(Лениногорск, 25 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарны һөнәри әзерлеген үстерү, яңадан әзерләү, квалификацияне күтәрү буенча укуларны төгәлләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2018 елда Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 150 кеше 27 белгечлек буенча укулар узды. Физик мөмкинлеге чикләнгән мәшгуль булмаган гражданнар, 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган хатыннар да укуларда булды.

 Лениногорск муниципаль районы буенча хезмәт базарында иң еш сорала торган белгечлекләр : “Персонал буенча менеджер” (хезмәт хакы һәм кадрлар), “Бухгалтер”, “1:С Предприятие”, “Химик анализ лаборанты”, “Заправкалар станциясе операторы”, “Парикмахер”, “Шәхси сак”, НПО ремонты буенча слесарь”, “Җиһазларны ремонтлау буенча электр монтеры”, “Стропальщик”, “Слесарь КИПиА”, “Д”, “С” категорияле машина йөртүче”.

“Физик мөмкинлеге чикләнгән мәшгуль булмаган гражданнарны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү” программасы буенча бер кеше (физик мөмкинлеге чикләнгән) укыту узды һәм “1:С Предприятие” белгечлеге алды.

“3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда утыручы хатыннар, аннан соң эшчәнлекне дәвам иттерергә теләүче” программасы буенча 15 хатын укулар узды. «1:С Предприятие» белгечлеге буенча 6 кеше, “Парикмахер” белгечлеге буенча 9 кеше укыды. Аларга таныклык тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot