news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре авыл мәктәпләрендә булды

Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт базарында сорала торган белгечлекләр белән таныштырды, киләчәктә популяр булачак һөнәрләр турында да сөйләде.

(Лениногорск , 16 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре психологлар белән берлектә Зеленая Роща мәктәбенә барып, һөнәри юнәлеш буенча чара уздырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

8-11 сыйныф укучылары һөнәрне сайлау стратегияләре, классификация буенча һөнәрләр төре турында белделәр.

Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт базарында сорала торган белгечлекләр белән таныштырды, киләчәктә популяр булачак һөнәрләр турында да сөйләде.

Ахырдан укучылар һөнәри билгеләү буенча тест узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot