news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны укыта

Укулар бушлай, стипендия түләнә.

(Лениногорск, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны һөнәри укытуга һәм өстәмә һөнәри белем алырга чакыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 Эшсез гражданнарны укытуга түбәндәге белгечлекләр буенча төркемнәр оештырыла:

“С” категорияле машина йөртүчеләр (“В” категориясеннән дә яңадан әзерләү мөмкинлеге бар). Уку вакыты – 2,5 ай.

Стропальщик – уку вакыты – 1 ай (9-11 сыйныфлар базасында һөнәри әзерләү), шулай ук 3нче разрядтан 6 разрядка үсү мөмкинлеге бар.

Электр җиһазларын ремонтлау буенча электромонтер. Уку вакыты – 1 ай (3нче разрядтан 4нчегә күтәрелү мөмкинлеге алып була).

Укулар бушлай, стипендия түләнә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100