Лениногорск Мәдәният сараенда Әниләр өчен бәйрәм узды
Әниләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады.
(Лениногорск, 25 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорск Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм үтте, дип хәбәр итә район газеты.
Мәдәният сараеның үзешчән артистлары иң матур җырларын, биюләрен күрсәтте, чара уен-көлке белән үрелеп барды.
Әниләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады. Тантаналы төстә шәһәрдә яшәүче ике әнигә “Ана даны- Материнская слава” медале тапшырды. Алар - биш бала анасы Резедә Ягудина һәм алты балага гомер биргән Рамилә Абдуллина. Аларның гаиләләренә исәнлек-иминлек, уңышлар теләде.
Ел башыннан шәһәр һәм районда 716 бала туган. Берничә әнигә ана капиталына сертификат әлеге бәйрәмдә тапшырылды.