news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск һәм Бөгелмә районнары Үзәк хастаханәләренә яңа баш табиб билгеләнде

Моңа кадәр Бөгелмәдә баш табиб булган Рим Әмиров Лениногорск районы Үзәк хастаханәсенә җитәкче итеп куелды.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районы Үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде. Хәзер бу вазифаны элек баш табиб урынбасары булып эшләгән Александр Иванов башкарачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Моңа кадәр Бөгелмәдә баш табиб булган Рим Әмиров 13 августта Лениногорск районы Үзәк хастаханәсенә җитәкче итеп куелган иде.

Министрлык белешмәсе: Александр Иванов 1964 елның 5 февралендә туган. 1989 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Куйбышев медицина институтын тәмамлаган. 1990-1996 елларда Бөгелмәдә - кардиолог, 2001 елдан - баш табиб, 2005 елдан баш табиб урынбасары булып эшләгән.

Рим Әмиров исә Лениногорск өчен таныш белгеч. Ул 1999-2015 елларда биредә уролог һәм берара баш табиб урынбасары булып эшли. 2012-2020 елларда - Зәй районы һәм күптән түгел Бөгелмә районы Үзәк хастаханәләрен җитәкләде. Хәзер аны янә Лениногорскига чакырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100