news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск кызлары республикакүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясады

Сайлап алу турында “Нәфис сүз” номинациясенең өлкәннәр төркемендә 5 нче мәктәпнең 8 “А” сыйныфы укучысы Язгөл Хәева җиңүче исеменә лаек булды.

(Казан, 20 март, "Татар-информ").  Бу атнада Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесендә лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясады, дип яза "Заман сулышы" газетасы.

Сайлап алу турында “Нәфис сүз” номинациясенең өлкәннәр төркемендә 5 нче мәктәпнең 8 “А” сыйныфы укучысы Язгөл Хәева җиңүче исеменә лаек булды. Бүген ул Казанда узучы гала-концертта катнаша һәм бүләк тә алып кайтачак. Бәйгегә аны татар теле укытучы Дилә Фоатовна Морадыймова әзерләгән, чыгыш ясарга да бергә барган булганнар.

Шул ук “Нәфис сүз” номинациясенең кече төркемендә 11нче гимназиянең 1”А” сыйныфы укучысы Замирә Мөхетдинова да җиңүче исеменә лаек булды. Конкурска ул укытучысы Фәнзия Шакировна Әбүләизова белән бергә барган, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot