news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск күлендә суга төшкән тупны алырга теләгән 15 яшьлек үсмер батып үлгән

Лениногорск күлендә суга төшкән тупны алырга теләгән 15 яшьлек үсмер батып үлгән
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең МАКСтагы каналыннан

Кичә көндез Лениногорскиның Менделеев урамы янындагы күлдә фаҗига булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 15 яшьлек үсмер батып үлгән. Аның мәетен биш метр тирәнлектән табып чыгарганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бу урын коену өчен җиһазландырылмаган.

Әлеге факт буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү шәһәр прокуратурасы контролендә, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, яшүсмер күл буенда туп белән уйнаган. Ниндидер мизгелдә туп суга төшеп киткән, һәм бала тупны алырга теләп суга кергән һәм туп артыннан йөзгәндә батып үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot