news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышланган кичә үтте

Клуб әгъзалары барысы да заманында комсомол булган кешеләр.

(Лениногорск, 29 октябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). "Рябинушка" клубына йөрүчеләрнең чираттагы очрашуы иде ул. Бу юлы аны комсомол оешмасының 100 еллыгына багышладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Клуб әгъзалары барысы да заманында комсомол булган кешеләр. Чыгыш ясаучылар күп булды, педагогик хезмәт ветераны Н. Сагдатуллинаның истәлекләре күңелләрне кузгатты.

“Без барыбыз да баштан пионер идек. Галстук урынына әни марля кисәге тапты һәм шуны кызылга буяды. Мин галстугым булу белән бик горурлана идем”, - диде ул.

Күп кеше үзләренең комсомол билетларын алып килгән иде. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылган иде, бик күп җырлар башкардылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot