news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында Сабантуй булды

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында Сабантуй булды
Фото: Рамия Гарифуллина, http://zamansulyshy.ru

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм жыр-моңга, милли уеннарга бай булды. Шәһәрнең үзешчән артистлары - «Дуслык» һәм «Сүнмәс ялкын» ансамбльләре матур жырлар башкарды. Гармунчылар моңлы көйләр уйнады. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Рамия Гарифуллина яза.

Бәйрәмне алып баручы Исламия Галимова анда яшәүчеләр белән кашыкка йомырка куеп, чиләк белән су күтәреп йөгерү, чүлмәк вату - барысын да уйнатты.

Яшьләре олы булуга да карамастан, анда яшәүче бабайлар көрәштә, мендәр белән бәрелештә бик теләп катнашты.

Монда яшәүчеләргә бәйрәм бик ошады, артистларга тагын килүләрен теләп калдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100