news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат йортына Казан шәһәреннән кунаклар килде

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат йортына Казан шәһәреннән кунаклар килде
Фото: https://zamansulyshy.ru

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат йортына Казан шәһәреннән кунаклар килде. Өлкәннәр көне уңаеннан, биредә яшәүчеләрне хөрмәтләделәр. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Исламия Галимова яза.

Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов интернат-йортта яшәүчеләргә җылы сүзләр әйтеп, татлы күчтәнәчләр бүләк итте. Шушындый ук игелекле миссия белән картлар йортына Татарстан Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин да килеп китте.

Лениногорск интернат-йортында 42 яшьтән алып 93 яшькә кадәрге 85 кеше яши. Аларның тугызы – күптән түгел Курск өлкәсеннән эвакуацияләнеп килгән олы яшьтәге кешеләр. Биредә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Курск кешеләре үзләрен кунак итеп түгел, үз йортларында, тату-бердәм гаиләдә итеп тойсыннар өчен алар белән ешрак булырга, әңгәмәләр корып, хәлләрен белешергә тырышалар.

Өлкәннәр көне уңаеннан котларга килүчеләрне интернат-йортның беренче катында урнашкан кул эшләре күргәзмәсе каршы алды. Бу йортта яшәүчеләрнең иҗат эшләре, картиналар белән янәшә Луганск госпитале өчен мендәрләр дә куелган. Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм эшләүчеләр махсус хәрби операциядәгеләргә, госпитальдә дәваланучыларга булдыра алганча ярдәм итәләр.

«Без госпиталь өчен мендәр сүрүләре тегәбез, аларны эчлек белән тутырып мендәрләр ясыйбыз, хәзер аларның саны 1200гә җитте инде. Пенсионерлар маскировкалау челтәрләрен үрү осталыгын да үзләштердек, фронт өчен шушындый 6 челтәр үрдек», - ди Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Рәмис Галиев.

Республика ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков махсус операция башланганнан бирле Татарстан пенсионерларының сугышчыларга ярдәм итүләре турында сөйләде:

«Украина хәрбиләре Курск өлкәсенә бәреп кергәч, без ветераннар-пенсионерлар белән киңәшләшеп, хәйрия исәп-хисап счеты ачтык. Хәзер ул сумма 4 миллионга якынлашып килә. Авырлыклар, бәла-казалар килеп туганда, өлкән буын кешеләре ил белән бергә, моңарда минем шигем дә юк», - диде ул.

Республика Ветераннар һәм пенсионерлар оешмасы җыйган акчага Курск кешеләре өчен киемнәр сатып алганнар. Очрашуда Кукмара киез итекләре, кукмаралыларның кулы белән тегелгән башмаклар, кышкы курткалар, бүрекләрне аларга бүләк иттеләр. Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсенә кышкы аяк киеме һәм өйдә кию өчен матур итеп чигеп эшләнгән йомшак башмаклар тапшырдылар.

Лениногорск мәдәният йортының үзешчән артистлары концерт тәкъдим итте.

Фото: © https://zamansulyshy.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100