news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск йөзүчеләре республика ярышларыннан ике алтын медаль алып кайткан

Лениногорскиның «Юбилейный» бассейны йөзүчеләре, 5 нче апрельдә узачак бассейн Кубогына традицион ярышларга зур уңышлар белән бара. Моннан берничә көн элек Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча республика ярышлары узды. Бу бәйгедә Татарстанның 600дән артык иң көчле яшь йөзүчесе катнашты, дип яза «Заман сулышы» газетасы.

Лениногорск командасында «Юбилейный» бассейнында тәрбияләнүче 14 бала чыгыш ясады. Аларның барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, күбесе тиешле спорт разряды нормаларын үтәде яки раслады.

Лениногорск йөзүчесе Софья Шәйхетдинова 100 метрга брасс белән йөзүдә ярышларның чемпионы булды. Шул ук дистанциядә Диана Петрова көмеш медаль яулады.

Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә үзенең уңышлы чыгышлары белән сөендереп килүче Анастасия Кожевникова бу юлы да сынатмады. Ул 100 метрга комплекслы йөзүдә бронза яуласа, шул ук арага баттерфляй стиле белән йөзеп, узышуларда чемпион булды.

Алда яшь йөзүчеләрне «Юбилейный» бассейны Кубогы көтә. Бу җитезлек һәм осталыкка көч сынашуларда Татарстан һәм Башкортстаннан иң көчле спортчылары чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100