Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск йөзүчеләре берьюлы тугыз медаль яулады
Лениногорск «Юбилейный» бассейнында тәрбияләнүче яшь йөзү осталары Әлмәттә ярышларда катнаштылар. Бу бәйгедән алар өч алтын, өч көмеш һәм өч бронза яулап кайтты, дип яза «Заман сулышы» газетасы.
Әлмәтнең «Дельфин» йөзү бассейнында узган ярышлар «Алтын көз» дигән исем белән узды. Лениногорск йөзүчеләре бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Узышлар катнашучыларның яшенә карап, берничә төрле категориядә уздырылды.
Үз төркемнәрендә «Юбилейный» йөзүчеләре Илона Рәхимова, Захар Николаев һәм Елизавета Шуманева җиңү яулады.
Көмеш медальләргә шулай ук лениногорскилылар Диана Петрова, Артур Петров һәм Родион Олейников ия булды.
Өченче урыннар һәм бронза медальләрне Варвара Малахова, Павел Терентьев һәм Екатерина Дьячкова яулап алды. Бу спортчылар да «Юбилейный» бассейныннан. Шулай итеп, безнең йөзүчеләр ярышларда тугыз медаль алуга иреште, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз