news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск халкын кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская кабул итте

Алар арасында торак мәсьәләсен хәл итүне, җир участогына милек хокукын рәсмиләштерүдә ярдәм сораучылар, суд карары белән белән килешмәүчеләр дә бар.

(Лениногорск, 23 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскилыларны Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итте, дип хәбәр итә район газеты.

Кеше хокуклары буенча вәкил тарафыннан мондый кабул итү халык өчен бик яхшы мөмкинчелек иде, бушлай юридик консультация дип тә әйтергә мөмкин. Ул көнне Сәрия Харисовнага кабул итүгә тугыз кеше язылган иде.

Лениногорскилылар төрле гозерләр белән килде. Алар арасында торак мәсьәләсен хәл итүне, җир участогына милек хокукын рәсмиләштерүдә ярдәм сораучылар, суд карары белән белән килешмәүчеләр дә бар иде. Сәрия Сабурская һәрберсен дикъкат белән тыңлап, проблеманы чишүдә ярдәм итәргә тырышты, киңәшләрен бирде. Кайбер мәсьәләләр буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итәсен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100