news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск грек-рим көрәшчеләре республика ярышларында 4 алтын һәм 1 көмеш медаль алды

Лениногорск грек-рим көрәшчеләре республика ярышларында 4 алтын һәм 1 көмеш медаль алды
Фото: http://zamansulyshy.ru

1 мартта Баулыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган республика турниры узды. Анда Лениногорск грек-рим көрәшчеләре 4 алтын һәм 1 көмеш медаль алды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Казан, Чистай, Азнакай һәм Лениногорск шәһәрләрннән грек-рим көрәшчеләре катнашты. Алар 2010-2013 елгы яшүсмерләр иде.

Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе спортчылары Павел Антонов, Сергей Лобанов, Артём Власов, Николай Лобанов бу турнирда җиңү яулады. Тагын бер көрәшче Камил Вәлиәхмәтов икенче урынга ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100