news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск егете грек-рим көрәше буенча призлы урын алды

Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашты.

(Лениногорск, 24 октябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе Федераль округы Беренчелеге узды, анда Лениногорск көрәшчесе дә катнашып, призлы урын алып кайтты, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашты. Шәһәребезнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчесе Тимофей Седов 69 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче урынны алды. Тренерлары – Азат Сафиуллин, Руслан Лущиков. Тимофей ноябрьдә Омскида узачак Россия Беренчелегенең Татарстан җыелма командасы составына керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100