news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск делегациясе Ханты-Мансийск округының Урай шәһәрендә Сабантуйда катнаша

Лениногорск делегациясе Ханты-Мансийск округының Урай шәһәрендә Сабантуйда катнаша
Фото: Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова

28 июньдә Ханты-Мансийск автономияле округының Урай шәһәрендә А. Петров исемендәге Конда елгасы яр буенда «Сабан туе – 2025» округ милли бәйрәме уза. Әлеге милли чарага Лениногорск шәһәреннән дә делегатлар чакырылды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова, Бөтендөнья конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова, күпкырлы талант иясе, җырчы, биюче кызыбыз Регина Гиззатуллина, төбәкнең танылган баянисты Рөстәм Идиятов Себер якларына, Сабантуй бәйрәменә китте.

Алар җирле администрациядә Урай шәһәре башлыгы, якташыбыз, Тимур Рәис улы белән очрашты, туган ягы Лениногорск шәһәреннән кайнар сәламнәр җиткерделәр, Сабатуй бәйрәме белән котладылар.

Очрашудан соң, махсус лениногорскилылар өчен, Урай шәһәре буенча экскурсия оештырылды.

Сбантуйда – һөнәрчеләр мәйданчыгы эшләячәк, милли уеннар, көрәш булачак. Махсус кунаклар – җырчылар Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова була.

Сабантуй кунакларына бер тонна авырлыктагы чәкчәк пешергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot