news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск делегациясе V Халыкара шахтерлар Сабантуен оештыруда катнаша

Лениногорск делегациясе V Халыкара шахтерлар Сабантуен оештыруда катнаша
Фото: "Заман сулышы" газетасы

Лениногорск делегациясе бишенче ел рәттән Кузбасс якларында уза торган шахтерлар Сабан туен оештыруда катнаша. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Лениногорск делегациясе 11 июльдә иртән Кузбасска килде. Район делегациясен һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны аэропортта Прокопьевск шәһәре башлыгы Максим Шкарабейников каршы алды.

Лениногорск делегациясе составында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, мәдәният идарәсе вәкилләре, үзешчән артистлар, районның элеккеге башлыгы, хәзер Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та бар

V Халыкара шахтерлар Сабан туе иртәгә, 12 июльдә узачак. Үткәрү урыны – Зенковский паркы, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot