news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Лениногорск «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. «Бердәм Россия» сәяси партиясе башлап җибәргән бу хәйрия чарасында җыелган уенчыклар, өстәл уеннары хастаханәләрдә дәваланучы балаларга тапшырылачак. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Әлеге акциянең тарихы моннан 13 ел элек башланган, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев, хастаханәләрдә дәваланучы балалар өчен бүләкләр җыеп, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитетына тапшырган.

Акция Лениногорскида инде дүртенче мәртәбә уза. 2021 елда Лениногорскидан бүләкләр салынган беренче тартма Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә тапшырылды, аннан соңгы икесен Лениногорскидагы кечкенә пациентларга бүләк иттеләр.

«Бу чарага йомгак ясау ел ахырында, сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсендә уза. Акциядә катнашырга теләүчеләр яңа уенчыклар, китаплар, буяулар, өстәл уеннары һәм иҗат эшләре өчен җыелмалар алып килә ала. Алар барысы да завод төргәгендә булырга тиеш. Йомшак уенчыклар кабул ителми. Узган ел акциядә бөтен ил буйлап 166 меңнән артык кеше катнашты, балаларга биш йөз меңнән артык бүләк тапшырылды. Әлеге игелекле гамәлләр акциясенә лениногорскилыларның барсының да кушылуын сорыйбыз. Яңа ел алды көннәрендә игътибарыбызны күбрәк безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарга юнәлтсәк, бу бәйрәм көннәрен тагын да яктырак, серлерәк итәчәк», - диде «Бердәм Россия» партиясенең башкарма секретаре Игорь Храмов.

Бүләкләр җыю илнең барлык төбәкләрендә дә бара.

Лениногорскида «Батырлык тартмасы» балалар хастаханәсенә тапшырылачак, анда сиксәннән артык бала дәвалана.

news_right_1
news_right_2
news_bot