news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск батырлары Кыргызстанда ат өстендә көрәш чемпионатында призлы урыннар алды

Лениногорск батырлары Кыргызстанда ат өстендә көрәш чемпионатында призлы урыннар алды
Фәрит Нәбиуллин

Кыргызстан Республикасының Чолпон-Ата шәһәрендә ат өстендә көрәш буенча беренче чемпионат узды. Россияне Татарстан җыелма командасы тәкъдим итте. Бу хакта «Заман сулышы» газетына «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин хәбәр иткән.

«Чемпионат 22-24 сентябрьдә узды. Монда иң көчлеләр Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әфганистан, Кытай, Венгрия, Төркия, Монголиядән килде. Безнең команда өченче урынга лаек булды. Без барысы 1 көмеш медаль, 3 бронза медале яуладык», - диде ул.

Татарстан командасы составында Илдар Гибадуллин, Рөстәм Әмиров, Фәнил Вафин, Инсаф Хөсәенов, Ранил Әхмәтҗанов, Динар Хәйбриев була.

Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев үз үлчәү категориясендә көмеш призга лаек булган. Ранил Әхмәтҗанов үз үлчәү категориясендә бронза приз алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot