Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск башлыгы һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына Батырлык орденнарын тапшырды
Лениногорск мэриясе бинасында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, якыннарына Батырлык орденыннарын тапшырдылар. Хәрбиләр бүләккә батырлык һәм каһарманлык өчен лаек булган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
«Безнең солдатлар Ватанны намус белән сакладылар, илебез азатлыгы өчен гражданлык бурычларын лаеклы үтәделәр», - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов орденнарны тапшырыр алдыннан.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның якташ хәрбиләребезнең хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен (вафатыннан соң) Батырлык ордены белән бүләкләнүе турындагы карарын Лениногорск шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов укыды.
Илдар Хәсәнов 2023 елның 2 октябрендә РФ Саклану министрлыгы белән 1 елга контракт төзи. «Илне саклау – ир-егет бурычы, мин анда булырга тиеш», - дип гаиләдәгеләренә, туганнарына әйткән булган. 2024 елның 5 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә, радиопомех взводы машина йөртүчесе – электрчы рядовой Илдар Хәсәновның гомере өзелә. Солдатның абыйсы Рафаэль Хәмидуллинга орденны тапшырдылар.
Руслан Алтынбаев 2022 елда мобилизацияләнә. Ул укчы – санитар булып 430нчы мотоукчы полкның мотоукчы батальонында хезмәт иткән. 2023 елның 22 декабрендә һәлак була. Хәрби Руслан Марат улы Алтынбаевны Сарабиккол авылы зиратында җирләделәр. Батырлык орденын солдатның әти-әнисенә тапшырдылар.
Фирдинант Сагетдинов 2023 елның 21 сентябрендә Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Кызганыч, гранатометчик ярдәмчесе – укчы, рядовой Фирдинант Сагетдинов 2023 елның 28 ноябрендә Донецк Халык Республикасының Авдеевка шәһәрендә һәлак була. Батырлык орденын хәрбинең әнисе Лилия Зариповага тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз