news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск Балалар йортында фотолаборатория эшли башлаган

Лениногорск Балалар йортында фотолаборатория эшли башлаган
Фото: Анастасия Петрова

Лениногорск Балалар йорты тәрбияләнүчеләренең яңа мавыгулары барлыкка килде. Хәзер биредә фотолаборатория эшли башлады. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Әлеге бүләк яңа ел алдыннан «Татнефть»нең генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин тарафыннан ясалды. Ул учреждениенең попечительләр советы әгъзасы да булып тора. Кыш дәвамында ремонт эшләре үткәрелде һәм менә беренче фото 3 апрельдә барлыкка килде. Фотода кызлар һәм малайларның шатлыклы йөзләре, алар «лайк«лар күрсәтеп төшкән. Хәзер алда — балаларның үзләрен профессиональ фотолар ясарга өйрәтү.

Бу юнәлештә дә эш башланды инде. «Заман сулышы» газетасы фотографы Сергей Трусов дөньяга объектив аша карарга өйрәтә. Аны мастер-класска чакыру идеясе — яшь нефтьчеләрнеке: электр белән эретеп ябыштыручы Артур Җиһаншин һәм слесарь-ремонтчы Ришат Мөхетдиновтан булды.

«Һәркем истәлекле мизгелләрне фотога төшерергә тырыша. Хәзер күбрәк смартфоннарга төшерәләр. Без Сергей белән смартфон ярдәмендә ничек итеп сыйфатлы фотолар ясап була икәне турында сөйләдек», — ди Ришат.

Дәресләр өчен компания хезмәткәрләре «Татнефть» логотибы белән баннер ясатканнар, күнекмәләрне шушы фонда ясыйлар. Шулай ук фотога төшерү кызыклы булсын өчен, кызлар һәм малайлар үзләренең яраткан хайваннарын — куяннарны да монда катнаштыра.

«Әлегә игътибарлылыкны үстерегез. Социаль челтәрләрдә танылган фотографлар эшен, фильмнар карагыз, күргәзмәләргә бару җае булганда, анда да булыгыз һәм классик китаплар укыгыз. Вакыт үткәч, берәр предметны да сез инде кадр итеп күрәчәксез», — диде Сергей.

Соңыннан ул яңа җиһазның ничек эшләвен аңлатты, принтерның буяу күләмен күзәтеп торырга һәм фотоны яхшы сыйфатта ничек принтер аша чыгарырга икәнлеге турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100