news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск Бала тудыру йортында Ачык ишекләр көне булды

Лениногорск Бала тудыру йортында Ачык ишекләр көне булды
Фото: Рамия Гарифуллина/ https://zamansulyshy.ru/

Лениногорск Бала тудыру йорты булачак яшь әти-әниләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрде. Анда яңа туган балалар бүлеге җитәкчесе Лилия Нәбиева чыгыш ясады. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Рамия Гарифуллина яза.

Акушер-гинеколог Садокат Курбанова да, килгән яшь әти-әниләр белән күрешергә, сөйләшергә өлгерде.

Әлеге беренче генә тапкыр әни булырга әзерләнгән яшь әти-әниләр Бала тудыру йортының нинди икәнен күрәселәре килеп, алар өчен анда эшләүче табиблар экскурсия дә оештырды. Мәсәлән, хатын-кызның тулгагы башланып мөрәҗәгать иткән вакыттан алып, бала табып палатага кереп урнашу, матур итеп төреп өйләренә озатуга кадәр өч катын да йөреп чыктылар.

Экскурсия барган вакытта тулгагы башланган хатын-кыз әни булырга әзерләнгән вакытка да туры килде алар. Аны күреп куркып калмадылар, хәлен сорашып, исән-сау бала табуын теләделәр.

Ачык ишекләр көне Бала тудыру йортында елына берничә тапкыр үткәрелә. Анда эшләүче медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, башка шәһәрләрдән дә кызыксынып килүчеләр бар. Бала тудыру йорты буенча экскурсия тәмамлагач, әти-әниләр анда эшләүче табибларга рәхмәт әйтеп таралышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100