Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск ансамбльләре Тәтештә мордва бәйрәмендә чыгыш ясады
Тәтеш районының Килдеш авылында «Валдо шинясь» («Якты көн») мордва мәдәниятенең республика бәйрәме узды. Бәйрәмгә Татарстан, Мордовия, Чувашия, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән кунаклар һәм катнашучылар килгән. Күп кенә тематик мәйданчыклар әзерләнде. Бу хакта «Заман сулышы» сайты хәбәр итә.
Быел әлеге бәйрәмдә Лениногорскидан «Эрзянка» мордва халык ансамбле катнашты. (җитәкчесе Мария Шалина) һәм «Вишка лейне» мордва балалар ансамбле (җитәкчеләре – Мария Шалина, Неля Чубатова) .
Алар «Балтай» йоласын бәйрәмнең төп сәхнәсендә тәкъдим иттеләр.
Шәһәр һәм районда мордва милли халыклары ассамблеясы җитәкчесе, «Эрзянка» ансамбле җитәкчесе Мария Шалинага «Мордовия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде, ә «Эрзянка» ансамблендә катнашучы Светлана Веденеева Татарстан мәдәният министрының Рәхмәт хатына лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз